Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә,йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә пособиеләр алу өчен шартларның берсе-гаиләнең түбән кереме. Татарстан Республикасында ул 9955,0 сумга тиң, ягъни гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем күләме әлеге суммадан ким булырга тиеш.