Бүгенге көндә халыкның күпчелеге хезмәтләрне гадәти форматта алуны өстен күрә: учреждениеләргә шәхсән барып, кәгазьдә күп кенә документлар җыя. Шулай итеп, документларны тутыру, төрле ведомстволарга бару өчен шактый вакыт сарыф ителә. Хезмәтләрне электрон рәвештә алу бу проблемаларны юкка чыгара.