Бүген район хакимиятендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Юл-транспорт һәлакәтләре: тәүлек эчендә һәлакәтләр булмады.
Район үзәк хастаханәсе: коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Узган көндә коронавирустан 249 кеше прививка ясаткан, бу халыкның 49.6% ын тәшкил итә.
Идарәче компания хәбәр итүенчә, ял көннәрендә 13 гариза килгән.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,32% тәшкил итә. Бүген яшьлектә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Шулай ук Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә. Узган көннәрдә халык санын алу башланганнан бирле 1790 кеше катнашкан. Катнашу турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта һәм ВПН 2020 сайтында укыгыз.