23 яшькә кадәр көндезге уку формасы буенча укучы студентларга туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия түләү хәтта эшкә урнашканда да дәвам итәчәк.
Пенсия законнары нигезендә, 18 яшькә җиткән һәм көндезге формада белем алуны дәвам итүче затларга туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия түләү уку вакыты дәвамында, әмма алар 23 яшькә җиткәнчегә кадәр башкарыла.
Пенсияне түләүне дәвам итү өчен төп шарт булып укучы зат (студент) статусы булу тора. Хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру пенсия алу хокукына йогынты ясамый.
Әмма эш факты 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә туендыручысын югалту уңаеннан иминият пенсиясе суммасын билгеләгәндә әһәмияткә ия. Әгәр студент эшли икән, иминият пенсиясе индексацияне исәпкә алмыйча түләнә.
Туендыручысын югалту очрагы буенча социаль пенсия алучы студентларга хезмәт эшчәнлеге чорында пенсия тулы күләмдә, нинди дә булса чикләүләрсез башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, пенсияләре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган студентларга (2021 елның 1 нче сентябренә кадәр Татарстан Республикасында ул 8423 сум тәшкил итә) Пенсия фонды органнары федераль социаль өстәмә түли. Хезмәт эшчәнлеген башкарган очракта күрсәтелгән социаль өстәмә түләнми.
Эшкә сәләтсез, туендыручысын югалткан гражданнар пенсия билгеләү өчен Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итә алалар:
- туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе
- туендыручысын югалту буенча социаль пенсия