19 октябрь көнне концлагерь тоткыны Чаговский Михаил Константинович вафат булды. Сугыш ветеранына 96 яшь иде.
Чаговский Михаил Константинович 1925 елның 4 октябрендә Украинада туган.
Сугыш башланганда Михаил Чаговскийга нибары 15 яшь була. 1941 елда концлагерьга эләгә.
Сугыштан соң Кемерово өлкәсендә, Кузбасста яши. 1953 елда гаиләсе белән хатыны Нәсимә Хәйрулла кызының туган ягына Бондюгка күчеп килә
40 елдан артык төзелеш тармагында эшли, СМУ-35тә прораб булып эшли, шуннан пенсиягә чыга.
Михаил Константиновичның 3 кызы, 5 оныгы, 4 оныкчыгы һәм 1 оныгынң оныгы бар.
Ветеран белән хушлашырга туганнары, якыннары, дуслары килгән иде.
Район башлыгы Валерий Чершинцев, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева, элеккеге Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, предприятие, оешма җитәкчеләре, пенсионерлар, беренче мәктәп яшьармиячеләре гаиләләренә һәм якыннарына кайгыларын уртаклашты.