Бөтенроссия халык санын алу башланды

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Татар Чаллысы авылында ил тарихында беренче тапкыр цифралы халык санын алу башланды. Ул 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Кәгазь анкеталар урынына исәпкә алучылар электрон планшетларда тутырачаклар. Әмма аларның килүен көтү мәҗбүри түгел. Беренче тапкыр цифралы халык санын алуда халык мөстәкыйль катнаша ала. Моны өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта эшләргә мөмкин. Бөтенроссия халык санын алуда катнашуның тагын бер ысулы - стационар исәпкә алу участогына керү. Күбесе КФҮ биналарында урнашкан. Һәркайсында компьютерлар урнаштырылган, аларга электрон анкеталар тутырырга волонтерлар булыша.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International