Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19 зарарлану очракларының 125 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта инфекция таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәр итте.
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 28 973кә җитте. Барлыгы 24 317 пациент сәламәтләнде, шул исәптән 75е — соңгы тәүлек эчендә. 17 октябрьгә республикада COVID-19 дан 877 кеше үлгән, шуларның 11 е — узган көндә.