Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

Юл-транспорт һәлакәте: исерек килеш руль артына утырган машина йөртүче җәяүлене бәрдергән.

Район үзәк хастаханәсе: коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Узган көндә коронавирустан 272 кеше прививка ясаткан.

Идарәче компания хәбәр итүенчә, ял көннәрендә 20 гариза килгән.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,32% тәшкил итә. Яшьлектә вакансияләр ярминкәсе узды, анда 32 кеше, 9 оешма катнашты. 12 эшсез юллама алган.

Шулай ук Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә. Катнашу турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта һәм ВПН 2020 сайтында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International