20 октябрьдә Казан дәүләт аграр университетында «Аммоний» АҖ белән уртак проекты буенча төзелгә агрохимия һәм туфрак белеме буенча яңа укыту лабораторияләре ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачылу тантанасы алдыннан министр профессор-укытучылар составы һәм студентлар белән очрашты. Марат Җәббаров студентларга аграр профильле яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары, Татарстанның агросәнәгать комплексы үсеше турында сөйләде. Очрашуда республиканың агросәнәгать предприятиеләрендә җитештерү практикасын узуны оештыру һәм практикантларга ярдәм итү чараларына аерым игътибар бирелде. Чара барышында Министр студентларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
"Аммоний" АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров үз чыгышында кадрларны әзерләгәндә уку йортлары һәм бизнес - компанияләр арасында хезмәттәшлек-вакыт белән сыналган тәҗрибә, эш бирүче өчен дә, чыгарылыш сыйныф укучысы өчен дә файдалы, дип ассызыклады. Әгәр беренчесе өчен-югары квалификацияле белгечләр булса, икенчесе өчен-тотрыклы һәм кызыклы эш, социаль гарантияләр һәм тотрыклы карьера үсеше алу мөмкинлеге.
«Аммоний АгроТехнологии» ҖЧҖ генераль директоры Александр Мананкин үз чыгышында авыл хуҗалыгын цифрлаштыруга аерым игътибар бирде. Югары технологияләр дөньясында барысы да иртә яки соң автоматлаштырылган һәм һәркем өчен читтән торып эшләү мөмкинлеге булачал. Авыл хуҗалыгы да цифрлаштыру гасырын кичерә. Техника камилләшә, яңа технологияләр кертелә, шуның белән бергә белгечләргә карата таләпләр дә арта - аларны әзерләү һәм югары технологияләр өлкәсендә белем дәрәҗәсе күтәрү. Ә заманча шартларны исәпкә алып, кадрлар әзерләү - "Альма матер" һәм предприятиеләр арасында менә дигән инициатива.
Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев министрга аграр мәгарифкә һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, агробизнесның һәм Казан ДАУның тыгыз хезмәттәшлеге зур роль уйнавын билгеләп үтте.
Аннары лабораторияләрне ачу тантанасы булды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров һәм Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев тантаналы рәвештә тасманы кистеләр. Мөһим вакыйгада «Аммоний» АҖ һәм Казан ДАУ арасында кадрлар әзерләүдә һәм фәнни эшчәнлектә алга таба уртак хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Агрохимия һәм агропочвоведение кафедрасы мөдире Рогат Миникаев яңартылган лабораторияләр буенча экскурсия үткәрде. Аннан соң кунаклар Агрохимия һәм агропочведение кафедрасының өлкән укытучысы, профессор Миңнегали Гыйләҗевның практик дәресендә булдылар, ул яңа лаборатория дәресләрнең шартларын яхшыртачак, дип билгеләп үтте.