Татарстан Республикасының оператив штабы: 23 октябрьдән ял көннәрен кертмәскә дигән карар кабул ителде

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының оператив штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка регионда актуаль эпидемиология вәзгыяте һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителә торган чаралар турында хәбәр итте.

Доклад нәтиҗәләре буенча, шулай ук республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләренең ял көннәрендә объектларны ябмауны сорап мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, түбәндәге карарлар кабул ителде. 11 октябрьдән Татарстан Республикасында кабул ителгән чараларны исәпкә алып (рестораннарда, сәүдә үзәкләрендә, фитнес үзәкләрендә, вакцинациясез 65 яшьтән өлкәнрәк затларга мәҗбүри изоляция үткәрү, шулай ук аерым категория гражданнарга мәҗбүри вакцинация ясау турында Роспотребнадзор карары), 23 октябрьдән ял көннәрен кертмәскә дигән карар кабул ителде. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Президенты оператив штабка һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә эпидемиологик ситуациягә анализ ясарга һәм 2021 елның 30 октябренә эшне алга таба оештыру буенча тәкъдимнәр бирергә кушты.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертелгәндә эш дәвам итәчәк:

- өзлексез цикл предприятиеләре һәм оешмалары

; - тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләр һәм оешмалар;

- дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары; КФҮ;

- белем бирү учреждениеләре.

Бу учреждениеләрнең эше санитар – эпидемиологик таләпләрне үтәү белән төгәл оештырылачак. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан вакцинация темпларын арттыру буенча актив эшне дәвам итү бурычы куелды, бу эш көне булмаган ял көннәрен кертү буенча алдагы карарлар кабул итүгә турыдан-туры йогынты ясый

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International