2021 елда беренче тапкыр пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукыннан дүрт бала тапкан һәм тәрбияләгән аналар файдалана ала. Бу 1965 елда туган хатын-кызлар, аңа пенсия 56 яшьтә билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда яңа пенсия законы үз көченә кергәннән соң, лаеклы ялга чыгу хокукын алган күп балалы әниләр исемлеге киңәйде. Хәзер дүрт һәм өч бала тәрбияләп үстергән әниләр вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү хокукыннан файдалана ала. Яңа ташламадан файдаланучы беренче булып 1965 елда туган, дүрт баласы булган хатын-кызлар тора. Алар 2021 елда 56 яшь тулгач пенсия рәсмиләштерә ала. 57 яшькә җиткән өч бала анасы 2023 елдан пенсиягә чыга ала. Бу 1966 елда туган һәм аннан яшьрәк хатын-кызларга кагылачак. 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы аналар да вакытыннан алда пенсиягә чыга, аларга пенсия 50 яшь тулгач билгеләнә.
Шуны истә тотарга кирәк, вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен күп балалы әни тарафыннан берничә таләп үтәлергә тиеш:
- балаларны 8 яше тулганчы тәрбияләү;
- кирәкле иминият стажы булу; - кирәкле пенсия коэффициентлары (ИПК) булу.