Хәзерге юл хәрәкәте дөньясында, " җәяүле-машина йөртүче" көн саен үзара бәйләнештә булу, балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне иң кечкенә яшьтән үк формалаштыру зарурилыгы туа.
Татар Чаллысы балалар бакчасында балалар белән уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар. Алар үзләре өчен файдалы итеп юл билгеләре дөньясына сәяхәт ясадылар, яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм үзләре өчен яңалыклар да белделәр.
Менделеев районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Алгуатов К.Р. юл йөрү өлешендә дөрес һәм куркынычсыз тәртип турында сөйләде, 7 яшькә кадәрге балаларның ни өчен балалар креслосында йөрергә тиешлеген аңлатты.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Менделеев районындагы профилактика бүлеге начальнигы М.И. Халикулова фикеренчә, мондый чараларны үткәрү яшь җәяүлеләр катнашында юлларда травма алуны булдырмаска ярдәм итә.