Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев Яр Чаллы ЗУЭСы директоры Илдар Нургалиев, Алабуга РУЭЧ башлыгы һәм район Башкарма комитетының җаваплы әгъзалары белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Аның барышында Менделеев шәһәре урамнарының һәм башка урыннарның торышын тикшереп торучы видеокүзәтү системаларының өзлексез эшләве, шулай ук "Имин шәһәр" һәм "Имин ишегалды" системаларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Менделеевскида ике программа буенча 97 камера урнаштырылган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Имин шәһәр» комплексы куркыныч янауларны фаразлауны, мониторинглауны һәм кисәтүне тәэмин итә торган комплекслы мәгълүмат системасын булдыру хисабына җәмәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен билгеләнгән. Моннан тыш, әлеге АПК гадәттән тыш хәлләрнең һәм хокук бозуларның нәтиҗәләрен бетерүне контрольдә тотуны тәэмин итәргә, шулай ук хокук саклау органнары эшенең оперативлыгын арттырырга тиеш.
Безнең районда видеокүзәтү системалары җирле бюджет хисабына гамәлгә ашырыла.
Киңәшмә барышында әлеге комплексның эшкә сәләтлелегенә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Василий Симков мәгълүматларына караганда, "Имин шәһәр" һәм "Безопасный двор" системаларын кулланып, 2021 елның 1 гыйнварыннан 18 җинаять ачылган.