Алма көне

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

21 октябрьдә Бөтендөнья алма көне   билгеләп үтелә. Аны бәйрәм итү традицияләрендә алма сатып алырга, алар белән якыннарыңны һәм дусларыңны  сыйларга, һәм  төрле алма ризыклары әзерләргә була.

Тат. Чаллы авыл мәдәният йортында «Алма көне " исемле җырлы Алма бәйрәме узды. Бу матур, зәвык һәм уңыш бәйрәме балаларны алмаларның легендалары, әкиятләре һәм файдалы үзлекләре белән таныштырды. Балалар табышмаклар чиштеләр, биеделәр һәм төрле конкурсларда актив катнаштылар. Алар түгәрәк буйлап  алманы җибәрделәр һәм музыка туктагач, биеп тә алдылар. Шулай ук малайлар һәм кызлар төрле эстафеталарда ярыштылар, командалар арасында җитезлек һәм тизлеккә белән ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International