Бүген район хакимиятендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Юл-транспорт һәлакәтләре: тәүлеклекләр хәвеф-хәтәрсез үтте.
Район үзәк хастаханәсе: коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Узган көндә коронавирустан 152 кеше прививка ясаткан, бу халыкны вакциналаштырырга тиешле гомуми күләмнең 50,1% ын тәшкил итә. Яңа вакцинация пункты "Чулман"базарында 9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр ачылды.
Идарәче компания хәбәр итүенчә, кичәге көндә барлык гаризалар да эшләнгән.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,32% тәшкил итә.
Шулай ук Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә. Катнашу турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта һәм ВПН 2020 сайтында укыгыз.