Ана капиталы торак шартларын яхшыртуга

2021 елның 22 октябре, җомга

ТР Менделеев районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 2007 елдан башлап икенче бала туган яки уллыкка алынган Россия гаиләләренә (шулай ук өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы башка гаиләләргә, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туган гаиләләргә ана (гаилә) капиталы хокукы бар, дип искәртә.

Ана капиталы акчаларыннан файдаланырга мөмкин::

-торак шартларын яхшырту; 

-балалар белеме;

-әниләрнен тупланма пенсиясе;

- инвалид балалар җәмгыятенә социаль адаптация һәм интеграция;

-ана капиталы акчаларыннан айлык түләү.

Менделеев районында ана капиталы акчаларын тотуның иң популяр юнәлеше булып торак шартларын яхшырту кала бирә.

Кая мөрәҗәгать итәргә

Узган елның апрель уртасыннан гражданнарның ана капиталы акчалары белән торак сатып алу яки төзү өчен банкта (кредит буенча беренчел взносны түләүне дә кертеп) гариза бирү мөмкинлеге туды. Шулай ук гаризаны яшәү (тору) яисә фактта яшәү урынына бәйсез рәвештә, КФҮтә яки РПФның рәсми сайтында шәхси кабинет аша да бирергә мөмкин.

Ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту өчен нинди чараларга тотарга мөмкин:

торак сатып алу; төзелеш оешмасын җәлеп итеп, индивидуаль торак төзелеше объектын төзү яки реконструкцияләү;

төзелеш оешмасын җәлеп итмичә, индивидуаль торак төзелеше объектын төзү яки реконструкцияләү;

шәхси торак төзелеше объектлары төзелгән яки реконструкцияләнгән өчен чыгымнарны компенсацияләү;

кредит (займ), шул исәптән ипотека, торак сатып алу яки төзү өчен беренчел взносны түләү;

торак сатып алу яки төзү, шул исәптән ипотека кредитлары яки займнары буенча төп бурычны һәм процентларны түләү;

өлешләп төзүдә катнашу килешүе буенча бәяне түләү;

керү взносын һәм (яки) пай взносын түләү хисабына, әгәр сертификат хуҗасы яки аның ире (хатыны) торак, торак-төзелеш, торак туплау кооперативында катнашучы булса, түләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International