Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арасында сораштыру үткәрде. Аны үткәргәндә бизнес вәкилләрен 5 баллы шкала буенча хезмәт күрсәтү тизлеген бәяләүне сорадылар: милек хокукын теркәү, кадастр инженеры тарафыннан кадастр исәбенә кую өчен документлар әзерләгәндә, җирле үзидарә органнары тарафыннан кадастр исәбенә кую өчен документлар килештергәндә (раслаганда). Шулай ук эшкуарларга теркәлү процедурасын яки аның этапларын электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге турында үз фикерләрен белдерергә; регионда хокукларны теркәү өчен документлар кабул итү урыннары җитәрлекме, дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим иттеләр.
Сораштыруда республика территориясендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче барлыгы 300 гә якын респондент катнашты. Аны үткәрү нәтиҗәләре буенча һәр күрсәткеч буенча уртача балл 4,4 тән 5 гә кадәр тәшкил итте.
Барлык сораулар буенча татарстан республикасы Росреестрына 8(843)255-24-20 телефонына шалтыратырга мөмкин