Дәүләт Думасы 2020 елга федераль бюджет һәм бюджеттан тыш фондларның үтәлеше турында законнар пакетын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: "Мөгаен, дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләре үтәлгәндер. Бу безнең хөкүмәт белән уртак, системалы эшебез нәтиҗәсе. Пандемия белән көрәшү өчен кирәкле барлык законнар һәм карарлар профессиональ һәм кичекмәстән кабул ителде".