Тихоново авыл китапханәсендә Тихоново урта мәктәбе укучылары өчен «Иксез-чиксез һәм бөек рус теле " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче балаларга рус теленең бөеклеге һәм байлыгы турында,чит телләр кулланып сөйләүдән тыелу, кешенең сүзенең үсеш дәрәҗәсен чагылдыруы турында сөйләде. Дөньяның төрле илләрендәге кешеләрнең бүген 6000 телдә сөйләшүләре, кайчандыр барлык кешеләрнең дә бер телдә сөйләшүләре турында Библия риваятьләре булуын әйтеп узды.
Алга таба сүз Россия – күпмилләтле дәүләт турында барды. Балалар безнең төбәктә нинди телләр ишетергә мөмкин булуы турында сөйләделәр. Без украин телен, казакъ, татар, әрмән, мордва, чуаш, алман телләрен ишетә алабыз. Балалар шулай ук гаҗәеп кеше Владимир Даль турында презентация белән таныштылар.