21 октябрьдә Бәзәкә китапханәсендә урта мәктәп белән берлектә, 1-нче сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшыру өчен “Туган тел – кыйммәтле мирас” дип аталган әдәби сәяхәт үткәрелде.
Туган тел! Бусүзһәркемөченкадерле, газиз! Аңардан да көчле, татлы, назлы, ләзззәтле тел бармы икән? Аны балага газиз әнисе бирә, ул - ананыңбалагаиң зурбүләге. Туган телебез- татар теле, аның көче. матурлыгы, байлыгы; телебезне буыннар чылбыры аша безнең көннәргә китереп җиткергән халык авыз иҗаты, милли бәйрәмнәребез, күп гасырлык бай тарихыбыз турында китапханәче “Туган тел – кыйммәтле мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе аша җиткерде балаларга; татар һәм рус халык әкиятләре буенча төзелгән викторина үткәрде; кызыклы, мавыктыргыч әдәбият урын алган “Әйдәгез, танышыйк!” дигән китап киштәсендәге китапларны укырга тәкъдим итте. Аннары чарада катнашучыларны кыскача “Укучының мәдәни көндәлеге” белән таныштырды, тутыру тәртибе турында аңлатты, укуларында уңышлар теләде һәм көндәлекләрне тапшырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)