2021 елның 22 октябрендә «Патриот» үзәге тирында Менделеевск муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре арасында Хәрби элемтәче көненә багышланган пневматик винтовкадан ату буенча команда ярышлары узды. Егетләр аягүрә атты, кызлар ятып атты.
Ату нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын-7 нче мәктәп
2 урын - 1 нче мәктәп
3 урын - 1 нче Гимназия
Җиңүче һәм призерлар мактау грамоталары һәм тиешле дәрәҗәдәге кубоклар белән бүләкләнде.