Бүген хакимияттә Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә салым һәм салым булмаган бурычларны киметү буенча ведомствоара баланс комиссиясе утырышы узды/
Киңәшмәдә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы hәисе урынбасары Надежда Колпакова җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өчен түләүләр буенча мәгълүмат бирде.
Финанс - бюджет палатасы рәисе Максим Григорьев булган салым бурычлары һәм бурычларны киметү чаралары турында сөйләде.
Аннары төзелеш һәм ТКХ бүлеге башлыгы Павел Лизунов ТКХ хезмәтләре өчен бурычлар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин аз керемле гаиләләрдә һәм пенсионерларда булган салым бурычлары турында сөйләде.
Ахырда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Елена Мухамадиева районда 9 айда хезмәт базарындагы хәл турында чыгыш ясады.