Радмир Беляев Ык Тамагы авылында балалар лагере эшен яңадан башлап җибәрүне хуплап алды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Менделеев Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев Ык Тамагы авылы территориясендә балалар лагеры эшен яңадан башлап җибәрде. Ул балаларның укудан тыш вакытта мәшгульлеген һәм аларның каникул вакытында ял итү мәсьәләсенең мөһимлеген ассызыклады.

Бүген җитәкче яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе итәкчесе Рашат Фәизов һәм базаның милекчеләре белән берлектә базаның милекчелчеләре күчмә киңәшмә үткәрде.

Очрашуда газ, электр, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары, йортлар һәм административ биналарның, душ, ашханә һәм керү юлларының торышын карадылар. Җитәкчеләр лагерьны торгызу өчен төп бурычларны һәм кирәкле эшләрне билгеләделәр. Киләсе адым итеп булачак лагерьның концепциясен эшләргә һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау программасына кертү буенча актив эш башларга кирәклеге әйтелде. Менделеев балалары һәм аларның әти-әниләре өчен үз территорияләрендә балалар сәламәтләндерү лагеры булу мөһим. - дип шәрехләде Радмир Беляев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International