"Бердәм Россия» фракциясе 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул итте
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Иң мөһиме, бюджет ил үсешенең милли максатларына Президент куйган максатларга ирешүгә финанс гарантиясе бирә. Партия гражданнар белән бергә язган халык программасын үтәүгә акча каралуы мөһим: бу төбәкләргә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүдә ярдәм итү дә, мәктәпләрне капиталь ремонтлау да, цифрлы тигезсезлекне бетерү дә, төбәк юлларын төзү дә, авыл территорияләрен үстерү дә, ятимнәргә ярдәм итү дә, ашыгыч ярдәм машиналары, мәктәп автобуслары сатып алу да һәм башка бик күп нәрсәләр. "Шул ук вакытта бюджет профициты 1 трлн 300 млрд.сум тәшкил итте, ә бу исә дәүләтнең катлаулы мәкерле ситуациядә гражданнарга һәм бизнеска ярдәм күрсәтү өчен акчалары булачак дигән сүз. Беренче укылышта кабул ителгәннән соң, икенче укылышка төзәтмәләр өстендә эшләячәкбез», - дип өстәде Когогина.