Экологик викторина"Нәрсә, кайда, кайчан?"

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

23 октябрь көнне Енабердино Мәдәният йортында " Нәрсә ,кайда, кайчан?". Анда укучылар һәм студентлар катнашты.Алар өчен кызыклы биремнәр һәм сораулар әзерләделәр, сорауларга җавап биреп, балалар үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар. Викторина"Нәрсә, кайда, кайчан ? уены музыкаль көенә " башланды. Балалар бик теләп һәм азарт белән экологик викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, үзләре  дә кроссвордлар ясадылар. Барлык катнашучылар да уен һәм аралашудан канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International