Байконур шәһәре гражданнарына пенсияләр һәм социаль түләүләр билгеләү Татарстан Пенсия фондына йөкләнде

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 октябреннән республика Пенсия фонды составына Россия Пенсия фондының Байконур шәһәре буенча бүлеге дә кушылды.

Хәзерге вакытта Байконур шәһәре территориясендә пенсияләр һәм социаль түләүләр билгеләү буенча барлык вәкаләтләр Татарстан Пенсия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла, бу:

- пенсияләрне билгеләү һәм түләү

- федераль социаль өстәмә билгеләү һәм түләү

- 80 яшьтән өлкәнрәкләрне, I төркем инвалид яки инвалид бала карауга бәйле рәвештә компенсация түләүләрен билгеләү һәм түләү;

- инвалидларга бер тапкыр бирелә торган акчаны билгеләү һәм түләү;

- ана капиталына хокук билгеләү һәм аның средстволары белән эш итү

- ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләүләрне билгеләү һәм түләү;

- йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр билгеләү һәм түләү һ. б.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Пенсия фонды Идарәсе тарафыннан Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсенә кертелгән эш Байконур шәһәрендә яшәүчеләргә берничек тә чагылыш тапмаячак, Пенсия фондының барлык хезмәтләре, элеккегечә, тулы күләмдә күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International