Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

26 октябрьдә район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә Авыл җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды.

Киңәшмә башында  административ-хуҗалык идарәсе директоры Альбина Гыйльманованы туган көне белән котладылар. 

Менделеев районында социаль әһәмиятле объектларны Интернет челтәренә тоташтыру проектын гамәлгә ашыру һәм элемтә линияләрен үстерү планнары турында Алабуга МРУЭСЫ (Таттелеком) башлыгы Айдар Фатыйхов сөйләде. Бүгенге көндә барлыгы 62 социаль-әһәмиятле объект тоташтырылган. Җирлек башлыкларына авылларда интернет челтәрләре үткәрү кирәклеге турында халыктан сорашып белешү үткәрергә кушты.

Авыл җирлекләрендә су һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләү турында төзелеш һәм ТКХ бүлеге башлыгы Павел Лизунов сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесе атна дәвамында күп фатирлы йортларга газ тоташтыруны тикшерү бурычын куйды.

Аннары салым буенча мәгълүмат белән финанс-бюджет палатасы рәисе Григорьев Максим чыгыш ясады. Менделеев районында салым инспекциясе агымдагы елның 1 декабрендә ябыла. Шулай ук QR-кодларны бастырып чыгару пунктларында квитанцияләр бастыру мәсьәләсен дә күтәрделәр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин районда вакцинация барышы турында сөйләде. Бүгенге көндә халыкның 54% - ы прививка ясаткан, түбәндәге вакцинация пунктлары үз эшен дәвам итә: поликлиника, "Юность" район мәдәният йорты, "Чулман" базары һәм  ФАП бистәдә

Торак сәясәте, шәһәр хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге башлыгы Гөлнара Фазуллина социаль ипотека программалары шартлары һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

"Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Андрей Гриненко "Яшьлек"яшьләр үзәге проектын яклавы белән чыгыш ясады. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, районда яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү өчен Яшьләр инфраструктурасын һәм берничә яшьләр үзәген үстерү зарур: "Яшьлек" , "Юность" РКЙ, Ушков утраулары паркын һәм балалар лагерен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International