Яр Чаллыда 25 октябрьдә булган фаҗигале хәлгә бәйле рәвештә, Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев Башкарма комитетның төзелеш, инфраструктура үсеше һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә бер атна дәвамында шәһәр һәм районның күп фатирлы торак йортларында газ тоташтыруны тикшерергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, бинада газ исе табылган очракта приборларны һәм приборларга килүче краннарны кичекмәстән ябарга, тәрәзә һәм ишекләрне ачарга, җилләтергә, 104 телефоны буенча авария хезмәтен чакыртырга кирәк.
Уяу булыгыз!