Бүген район хакимиятендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Район үзәк хастаханәсе: коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Узган ял көннәрендә коронавирустан 239 кеше прививка ясаткан, халыкның 54,5% ы вакцинацияләнергә тиеш. Шулай ук бүгенге көннән поликлиникада вакцинация буенча 3 кабинет эшли башлый.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,31% тәшкил итә.
Шулай ук Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә. Катнашу турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта һәм ВПН 2020 сайтында укыгыз.