Ветераннар хоры 4 нче мәктәп укучыларында кунакта булды

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

26октябрьдә ветераннар хоры 4 нче мәктәп укучыларында кунакта булды.

Буыннар очрашуы "Бондюжский" территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм ветераннар (пенсионерлар) Советы белән ачык бәйрәм атмосферасында узды. Балалар һәм өлкәннәр көче белән әзерләнгән концерт программасы чараның бизәге булды.

Ветераннарыбызның актив тормыш позициясе һәм аларның иҗади эшчәнлеге- башкалар өчен үрнәк. Балалар хор, солистлар А.Кадыйрова һәм Н.Макаров чыгышларын ихлас алкышладылар. Ветераннар балаларның концерт номерларыннан бик канәгать калдылар, чөнки оныклар алар өчен иң кадерле хәзинә, - дип билгеләп үтте ветераннар советы рәисе Лариса Кривилева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International