2021 ел 27 октябрь 18 сәгатьтән 28 октябрь18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 октябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе киңәш итә:

1. Әгәр Сез көчле җил вакытында урамда калгансыз икән,  җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез. Йорт тирәләрендә көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелеп төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, белдерү такталарыннан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

5.Көчле җил белән югары каттан коелган тәрәзә ватыклары, түбә калдыклары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

6. Барлык  йорт тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнан һәм лоджийдан урам якка төшеп китәрдәй әйберләрне җыеп куярга кирәк.

 7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International