Вафат булу сәбәпле пенсия һәм айлык акчалата түләү (ЕДВ) суммаларын түләү тәртибе

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Агымдагы айда пенсионерга исәпләнгән һәм күрсәтелгән айда аның вафатына бәйле рәвештә алынмаган пенсияләр  бергә яшәүче гаилә әгъзаларына түләнә.

Пенсиянең исәпләнгән суммалары пенсионерның вафатыннан соң алты ай үткәнчегә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, айлык акчалата түләү (ЕДВ) суммалары артыннан пенсионерның вафатыннан соң дүрт айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Күрсәтелгән түләүләр артыннан берничә гаилә әгъзасы мөрәҗәгать итсә, бу очракта акча суммасы алар арасында тигез бүленәчәк.

Пенсионер үлү белән бәйле рәвештә күчерелгән, әмма алынмаган түләүләр турында гариза рәсмиләштерү өчен, гаилә әгъзаларына РПФның территориаль органының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- пенсионер тарафыннан исәпләнгән һәм алынмаган пенсия суммасын түләү турында гариза, ЕДВ;

- гариза бирүче паспорты

; - үлү турында таныклык;

- туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы документлар (никах турында таныклык, туу турында таныклык һ. б.).

Пенсионер вафатыннан соң алты ай үткәннән соң, тиешле пенсияләр һәм ЕДВ суммалары, гомуми нигездә, Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезендә исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International