Менделеевск РҮХдә COVID-19 вакциналаштыру өчен өстәмә кабинет ачылды

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Менделеевлылар, чиратларны киметү өчен, шәһәр сырхауханәсендә тагын бер прививка кабинеты ачу турында Карар кабул иттеләр. Эш вакыты 8.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр.

Шулай ук "Юность" район мәдәният йортында 8.00 дән 19.00 гә кадәр вакцинацияләүнең өстәмә пунктлары һәм бистәдә 9.00 дән 13.00 гә кадәр ФАП эшли Менделеев районында кичә коронавирус белән авыруның 3 очрагы расланды. Авыручыларның берсе дә прививка ясатмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International