Бәзәкә авыл җирлеге генпланына үзгәрешләр кертү буенча инвестор белән очрашу

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

26 октябрь көнне башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев инвесторлар белән Бәзәкә авыл җирлеге генпланына үзгәрешләр кертү буенча эшлекле очрашу уздырды.

Ык Тамагы авылы территориясендә 12 га җир кишәрлегендә бер катлы торак йортлар төзү планлаштырыла.

Очрашуда генпланга үзгәрешләр, план, җир мәсьәләсе, шәхси торак төзү өчен  җир кишәрлекләрен  тапшыру процессы, планлаштырыла торган төзелеш схемалары һәм проектлары турында фикер алыштылар.

Шулай ук авыл территориясендә яңа ФАП һәм спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла.

  •  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International