Татарстан халкы «Карьера остаханәсе» дигән бушлай онлайн-курс уза ала

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Карьера остаханәсе»  мсемле һөнәри юнәлеш бирү буенча түләүсез программа старт ала.

"Карьера остаханәсен" оештыручылар-Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы һәм GeekBrains белем бирү платформасы, шулай ук югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк»технопаркы.

"Карьера остаханәсе"-һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай онлайн-курс. Җиде көн эчендә курсны тыңлаучылар һөнәри максатларны дөрес куярга һәм карьераны планлаштырырга өйрәнәчәкләр, үзләренең көчле якларын билгеләячәкләр һәм алар өчен туры килә торган һөнәрне үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән план төзиячәкләр.

Хәзер Татарстанда яшәүчеләр түләүсез профориентация курсларын онлайн рәвештә уза алачаклар. «Карьера остаханәсе» курсына теләсә кайсы вакытта программа сайтында язылырга мөмкин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International