Көзге-кышкы чор башлану белән торак секторда янгыннар саны арта. Үз йортларындагы җылылыкны сакларга омтылып, кешеләр җылылык мичләре, электр җылыту приборлары, газ плитәләре, духовкалар кулланалар, алар билгеле бер шартларда янгын чыгу сәбәбе булырга мөмкин, димәк, травма алу һәм үлү сәбәбе дә.
Гражданнарны торак һәм йорт яны территорияләрен бу вакытка әзерләүгә җитдирәк карарга чакырабыз. Салкыннар башлану белән электр җылыту приборларын куллану саны арта, бу электр челтәрләренең артык тыгызлануына китерә, изоляция һәм кыска ялганышлар килеп чыга. Шуңа күрә һәр йорт хуҗасы электр үткәргечләр, розеткалар, выключательләр, торак һәм ишегалды корылмаларының төзеклеген тикшереп торырга тиешләр