Менделеев районы прокуратурасы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Менделеев районы прокуратурасы электә хөкемгә тартылган булган 60 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 171.4 статьясында каралган җинаять кылуда (алкогольле һәм спиртлы азык-төлекне законсыз рәвештә сату) гаепле дип тапкан.

Судта 2021 елның 12 августында хөкем ителүченең спиртлы продукцияне законсыз рәвештә сатуы ачыкланды. Элегрәк хатын-кызны шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартканнар иде инде.

Суд хөкем ителүчене дәүләт кеременә 30 мең сум күләмендә штрафка тарткан. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International