Татарстан Росреестры 2021 елның 28 октябреннән үз көченә керә торган төп законнардагы яңалыклар белән таныштыра.
Яңа төзелештәге фатирлар тизрәк теркәләчәк
28 октябрьдән өлешләп төзүдә катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве вакыты кыскара: электрон рәвештә гариза биргәндә 3 эш көненә кадәр һәм КФҮ аша 7 эш көненә кадәр. Хәзерге вакытта бу срок 7 һәм 9 эш көне тәшкил итә.
Машина-урыннарның максималь күләменә таләпләр төшереп калдырыла
28 октябрьдән машина кую урыннарына карата законнарга төзәтмәләр үз көченә керә. Хәзерге вакытка кадәр закон нигезендә машина кую урынының минималь һәм максималь күләме билгеләнгән иде. Бу 5,3 -2,5 карата (13,25) метрга 6,2 -3,6 карата (22,32)
Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны нотариуслар аша да тапшырырга мөмкин булачак
28 октябрьдән күчемсез милеккә хокукларны теркәү өчен документларны КФҮ яки Росреестр порталы аша гына түгел, нотариуслар аша да тапшырырга мөмкин булачак.
28 октябрьдән «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга реестр эшләрен бары тик электрон формада алып бару өлешендә үзгәрешләр үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләр кәгазьдә саклана торган мәгълүмат санын минимальләштерүгә һәм цифрлы архив булдыруга юнәлтелгән «Стоп-кәгазь» проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект цифрлы трансформациянең бер өлеше булып тора һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтү тизлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.