«Россия хәзинәләре» онлайн-тавыш бирүдә катнашыгыз

2021 елның 29 октябре, җомга

«National Geographic Traveler» журналы безнең илнең туристлык мөмкинлекләренә багышланган «Россия хәзинәләре» онлайн-тавыш бирү үткәрә, анда Татарстан Республикасы актив катнаша.

National Geographic-туризм һәм сәяхәтләр турында иң абруйлы басмаларның берсе, аның бүләкләре Россиядә һәм бөтен дөньяда туристик юнәлешләрнең лидер позицияләрен тану булып санала һәм туристлар тарафыннан сәяхәт итү урыннарын сайлаганда хәлиткеч роль уйный.

Татарстан 2016 елда экскурсия туризмы өчен иң яхшы юнәлеш һәм 2019 елда иң яхшы гастрольләр юнәлеше исеменә лаек булды. 2021 елда без 5 номинациядә катнашабыз: иң яхшы мәдәни-тарихи объект, иң яхшы милли кухня, иң яхшы табигый объект, иң яхшы традицион бәйрәм һәм иң яхшы экскурсия маршруты.

«Россия хәзинәләре» онлайн-тавыш бирүдә катнашыгыз һәм сәяхәтләр өчен иң яхшы юнәлешләрнең берсе буларак республикабызны тану өчен тавышыгызны калдырыгыз.

Тавыш бирү 2021 елның 31 октябренә кадәр дәвам итә һәм сылтамалар  буенча уза https://russia.nat-geo.ru:

- Казан Кремле – https://russia.nat-geo.ru/nominations/kulturno-istoricheskij-obekt/;

Чәк – чәк https://russia.nat-geo.ru/nominations/nacionalnaya-kuhnya/; - Зәңгәр күлләр – https://russia.nat-geo.ru/nominations/prirodnyj-obekt/;

- Сабантуй – https://russia.nat-geo.ru/nominations/tradicionnyj-prazdnik-sobytie-ili-festival/;

- Бөек Идел юлы – https://russia.nat-geo.ru/nominations/ekskursionnyj-marshrut/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International