26 октябрь көнне район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, ,дарулар белән тәэмин итүгә, матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итүдә 1 мәсьәлә каралды:
- торак булмаган бинаны торакка күчерү буенча документларны рәсмиләштерү турында.
Бу сорау алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды һәм җаваплы затларга җибәрелде.