28 октябрьдә Менделеевск районына табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров инспектор Ленар Низаметдинов белән бергә килде.
Җитәкче хакимияттә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галиева һәм Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев белән очрашты. Эш сәфәренең максаты- Л.Я.Карпов исемендәге химия заводын планлы тикшерү булды. Билгеләп үтелгәнчә, экологиянең сакланышын исәпкә алып, заводны саклап калу һәм үстерү мөһим. Шулай ук Росприроднадзор завод эше белән танышты һәм агынты суларны алды.