Район Башкарма комитеты җитәкчесе эш визиты белән Монашево һәм Иске Гришкино авыл җирлекләрендә булды

2021 елның 29 октябре, җомга

28 нче октябрьдә Район Башкарма комитеты җитәкчесе эш визиты белән Монашево һәм Иске Гришкино авыл җирлекләрендә булды

Җитәкче авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле фермерлар белән очрашты, проблемалы мәсьәләләр һәм аларны үстерү буенча тәкъдимнәр турында фикер алышты. Район Башлыгының авыл хуҗалыгы буенча ярдәмчесе Хәйдәр Һадиуллин белән бергә Миндубаев КФХсында булдылар, терлек чалу пунктын карап чыктылар,

Аннары делегация мәгариф учреждениеләрендә һәм авыл мәдәният йортларында булды. Илнәт авылында клубны ремонтлау һәм Илнәт мәктәбендә сыйныфларны яктырту буенча мәсьәлә күтәрелде, шулай ук Иске Гришкино мәктәбен капиталь ремонтлау мәсьәләсен эшләргә кирәк.

Иске Гришкино авылы мәдәният йортында узган очрашуда Радмир Беляев районның авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашу өчен база үзәге оештырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International