Җырчы Юлия Шегай Менделеев балалар сәнгать мәктәбендә вокал буенча мастер-класс үткәрде

2021 елның 29 октябре, җомга

Беренче каналда «Голос» телепроектында катнашучы – Менделеев балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге укучысы Юлия Шегай (Хөсәенова) хезмәттәшләре белән уңыш серләре белән уртаклашты.

Юлия Шегай балалар сәнгать мәктәбе, С.Гассар исемендәге мәдәният сарае педагогларына, авыл мәдәният йортларының иҗат вәкилләренә, ветераннар хоры һәм пенсионерлар берлеге вәкилләренә,  сулыш белән идарә итүнең мөһимлеген сөйләде, тавыш кую өчен күнегүләр комплексы үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International