Мәктәп укучыларына түләү өчен гаризаны 2021 елның октябрь ахырына кадәр тапшырырга өлгерегез

2021 елның 29 октябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге шуны искәртә: 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза тапшырмаган ата-аналар моны 2021 елның 31 октябренә кадәр эшли ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 6 яшьтән 18 яшькә кадәр булганнарга, әгәр 6 яше 2021 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча, ә 18 яше  2021 елның 3 июленнән дә соңга калмыйча, тулган балалары булган гаиләләр түләү өчен гариза бирә ала. Шулай ук түләү әгәр балалар төп гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам итәләр икән һәм 18-23 яшьлек инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларга каралган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International