Россия Федерациясе салым органнары тарафыннан 2020 ел өчен милек салымнарын түләү буенча салым түләүчеләр белән масштаблы мәгълүмати эш алып барыла.
Милек салымнарына җир салымы, милеккә салым (фатирлар, йортлар, гаражлар, капиталь корылмалар) һәм транспорт салымы (автомобиль, мотоцикл, махсус техника һ.б.) керә. Менделеевск муниципаль районында күчерелгән милек салымнары суммасы 43 млн. сум тәшкил итә.
Россия Федераль салым хезмәтенең электрон сервисларын актив кулланучы Менделеевск муниципаль районында яшәүчеләргә салым белдерү кәгазьләрен турыдан-туры «физик затның шәхси кабинеты»на җибәрделәр
Хөрмәтле Менделеев районы халкы! Сезне «Россия почтасы»почта бүлекчәләреннән үз салым белдерүләрен алуыгызны сорыйбыз..
Исегезгә төшерәбез, салымнарны вакытында түләмәгән өчен пенялар күчереләчәк.