Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 31 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында:
- Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра.
Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алдан баручы транспорт чарасы белән килеп чыга. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен тоткарлыклардан котылу өчен: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр телефоны һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.