"Көзге табигый материалдан кул эшләнмәләре конкурс-күргәзмәсе

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Көз иңат очен иң яхшы вакыт. 31 октябрь көнне Енабердино Мәдәният йортында "Көзге фантазия"дип исемләнгән табигать материалларыннан кул эшләнмәләре күргәзмә-конкурсы узды. Эшләр төрле техникаларда башкарылды. Һәр эштә һәрбер баланың иҗади фантазиясе күзәтелде. Барлык эшләр дә үзенчәлекле, кабатланмас һәм кызыклы килеп чыкты. Барысы да эш өчен татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International