Тойгуҗа авылы китапханәсендә политик репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан “Яшәүгә - тыю” дип аталган тарихи сәгать үткәрелде.
Китапаханәче Сафина А. А. шул уңайдан оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштырып, татар әдәбиятындагы күренекле шәхесләр арасында да репрессия корбаннары булган әдипләрнең исемнәрен атады. Үзләре дә шул үлем лагерьларын кичкән әдипләр: Гурий Тавлин, Ибраһим Салаховларның шунда күргәннәре турында язган китапларыннан өзекләр, Рафаэл Мостафинның “Репрессияләнгән татар әдипләре” китабыннан Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Фәтхи Бурнаш, Галимҗан Ибраһимов турындагы җан тетрәндергеч өзекләрне укыдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)