Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2021 елның 2 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Томан вакытында:

 Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, сакчыллык чаралары күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә тизлекне арттырулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән килеп туа. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

 Игътибарлы һәм сак булыгыз! 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International