2021 елның 29-30 октябрендә «Айсберг» боз сараенда 2010, 2008, 2004-2005 елларда туган кече һәм өлкән яшьтәге яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь матчлары узды.
«Айсберг» командасы 2021 елның 29 октябрендә Бөгелмә шәһәренең «Арслан » командасы белән очрашты һәм 7:5 исәбе белән җиңү яулады. Команданың тренеры Баһаветдинов Марсель Малик улы.
2010 елгы «Айсберг» командасы ТР беренчелегенең беренче матчын үткәрде һәм кунакларга ике очко – Буа шәһәренең «Арктика» командасына 5:7 исәбе белән оттырды. Команданың тренеры Сергеев Павел Геннадьевич. 2021 елның 30 октябрендә узган хоккей буенча 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелегендә Лениногорск шәһәренең» Нефтяник " командасы кунакларыннан 7:3 исәбе белән җиңелде. Команданың тренеры Надыйров Илфат Рәшит улы.